Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 4

I
Тормыш!

Оглавление

Сиңа иртә ымсындым мин,

ымсынгандай әтәч энҗегә…

Ни булмасын, күзем күргән көннән

әле төнне һаман көн җиңә!


Сиртмәләрдә күзем ачу белән,

һаваларың шундый саф, аяз!

Кышны җиңеп, ел да өй түрендә

яңгырлары белән шаулый яз.


Кеше синдә гел яшәүгә гашыйк,

мөмкин түгел моны тоймаска.

…Олы бүрек кигән нәни малай

авыз ачып карый кояшка!.


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх