Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 11

I
Балачак кышы

Оглавление

Кая ул күңелнең беренче карлары,

тирәкләр шыгырдаган иртә?

Кыш карларын или читән аша,

киртәләргә куна көмеш көрпә.


Уза күңел кышкы эңгер аша,

таңгы баскычларда буран эзе.

Чөйдә бүрек мине көтә. Төнен

Сагынгандыр шундый урам безне!..


Зеңли капка. Тамак кыра кемдер,

морҗаларда төтен чайкала.

Төшен сөйли әни: «Әтиең кайтыр…»

Тәрәзәдә сары ут яна.


Көн күзенә карап сүрелеп бара,

тоныкланып кушыла ак көнгә.

Төн эчендә тупыл чәчәк аткан,

шомыртларда үскән ак чемнәр!..


Юлда – карга, карда – «ат төшләре»,

үрәчәләр уза чалулап…

Ап-ак таңның уйнак өермәсе

Муйнак булып каба чабудан!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх