Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 8

I
Туган як моңнары

Оглавление

Мәңгелек вакыт буйлата

кайтам сиңа, балачак.

Киләчәк еллар күгендә

синең кояш яначак!

Суы Тәпәнле Чишмәнең,

Мирәтнең бормалары!..

Кайларда аваз саласыз,

Тәрбели торналары?!

Чишмә буе талларының

тирәндә тамырлары.

Шыбырдап коя күңелгә

таң алды яңгырлары!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх