Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 5

I
Язга таба

Оглавление

Март бураннары ишелде,

Ишелде генә күктән…

Шатлана бүген күк йөзе,

Арынып авыр йөктән.


Сизәр чак җитте йөрәкнең

Йөрәккә кушылганын.

Тоясың, «Котлы булсын!» дип,

Бөреләр пышылдавын.


Шаулы яз, якты мәхәббәт,

Илһамлы кайнар таңнар!..

Туачак бәхетне уйлап,

Җылынып китә җаннар!


Кәрниздә елтыр сөңгеләр

Запаста торган сыман.

Тыныч өйләр дә йөзләрен

Кояшка борган сыман!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх