Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 18

I
Диалог

Оглавление

– Язга чаклы хушыгыз, тургайларым!

Яңгырлардан яфрак сипкелле…

– Без җыр булып тирбәлербез язын,

ачылырбыз китап шикелле.


– Язга чаклы хушыгыз, буразналар!

Сез беләсез вакыт исәбен…

– Ял итәрбез. Тик әзерли торыгыз

орлыкларның безгә иң шәбен!


– Таңга чаклы син дә, йә, хуш, шагыйрь,

төн буенча сулма сөрлегеп.

– Күңелем кыры тулып, җыр өлгерде,

давыл коя аның бөртеген!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх