Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 3

I
«Йөзең куйсаң талгын җылы җилгә…»

Оглавление

Йөзең куйсаң талгын җылы җилгә,

Җирнең йөрәк тавышы ишетелә.

Җир-ананың калку күкрәгеннән

бодайларга татлы сөт килә!


Һәрбер нәрсә инде үзе сөйли, –

нигә кирәк игълан, белдерү?

Вакытын белеп, яшерен юллар аша

табигатькә килде Өлгерү!


Вакыт җитте! Уяныгыз, дуслар! –

Җир әҗәтен бирер минутлар.

Суын алып үскән туфрагыма

яңгырлата түли болытлар.


Тау капкасын каерып чыга сулар,

шау гөлләрен болын күтәрә.

Кояшлата түли аяз көннәр

максатыңа барып җитәргә!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх