Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 38

I
Вәгъдә

Оглавление

«Онытма!» дип әйткән ерак тавышы

еллар арасыннан ишетелде.

Әле дә ул бүген бурап яуган

карлар арасында шикелле.


Күк астына китеп адашкан да,

җиргә кайта янә кайтаваз.

Җир үз итми аны, күк ят итә.

(Җиргә, күккә инде ят аваз!)


…Килде сөю. Булды яратулар.

Бүтән ярлар керде йөрәккә…

«Онытма!» дип миңа кычкырганы

онытты мине… Еракта…


Ничә язлар килде, алма карлар

бурап яуды – инде эзе юк.

«О-ныт-ма!» дип әйткән сүзе һаман

офыкларда йөри…


Үзе – юк!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх