Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 26

I
«Чал имәннәр яфрак коя…»

Оглавление

Чал имәннәр яфрак коя,

                 гүя

җәйге диңгез шаулый еракларда.

Көзге җилдә

алтын сандугачлар

очып киткән төсле куаклардан.


Җәйге моңнар әле эзләп йөри

үз сукмагын даулап, үткән юлын.

Кемне сагынып, синдә

тып-тын үкси

яшь көннәрем минем, яшел болын?


Кемне сагына болын уртасында,

гөлләр арасында бала чагым?

Белмәгән ул, аерылып миннән,

болыннарда аунап калачагын.


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх