Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 39

I
«Бураннарны, сагынуларны кичеп…»

Оглавление

Бураннарны, сагынуларны кичеп,

җиргә җәелеп язлар килгәндә,

күкри таулар яшерен сөю белән,

җир җылысы йөгерә имәнгә…


Бөреләре ачыла сиртмәләрдә,

үрли-үрли кояш юлына.

Кышны җиңеп күтәрелә язлар,

яшел байрак тотып кулына…


Таң кояшны кыен тудыра бугай –

мендәр төсле болыт кызара…

Бастионны сафлар алган кебек,

яшь үләннәр таңда боз яра!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх