Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 32

I
«Су кызыдай каян калкып чыктың…»

Оглавление

Су кызыдай каян калкып чыктың,

гомерем сиңа ничек юлыкты?

Егерменче язда күкрәп туган

тойгыларга сәбәп булыпмы?


Хәтерләтеп сихри тау елгасын,

чәч дулкының коя җилкәңә.

Тик бик азны өмет итәм синнән –

бер карашың белән иркәлә!


Тик бик азны өмет итәм синнән,

көнләштерми мине үткәнең –

ай нурыдай сарылып иңнәренә,

елап-көлеп ятны үпкәнең!


Тарихыңны инде еллар юган,

мин үзем дә сөйдем тилереп.

Синең утлы карашыңнан бүген

җаным тора сусап, тилмереп…


Су кызыдай каян калкып чыктың,

гомерем сиңа ничек юлыкты?!

Егерменче язда күкрәп туган

тойгыларга сәбәп булыпмы?


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх