Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 10
Шигырьләр
Коляскамда барам
ОглавлениеТәгәрмәчләр тәгәриләр,
Кар шыгырдап, сер сөйли.
Тукта-тукта, сер сөйләми,
Кар шыгырдап, җыр көйли.
Минем яңа җырым ич бу,
Аклык, шатлык турында.
Бәхетеннән ташып чыккан
Сөю, сафлык турында.
Килер язлар турында җыр,
Анда кошлар тавышы.
Анда ялкын ялмап алган
Йөрәкләрнең кагышы.
Тәгәрмәчләр карлы юлда,
Юк, мин иген кырында.
Тыңламыйм кар шыгырдавын,
Башаклар шавын ишетәм
Туып килгән җырымда.