Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 7

Шигырьләр
Сабырлык

Оглавление

Боегып калсам – борчылма,

Андый хәлем күпкә түгел.

Елмаерга көч табармын,

Айдай, кояштай ул күңел.


Күзләремнең яшен күрсәң –

Күрмәмеш бул, шулай кирәк.

Тешләремне нык кысканмын,

Еласам да елыйм сирәк.


Минем балкып торган чагым —

Сер бирмәвем авырлыкка.

Бел: әнкәйсез калу белән

Таяндым мин сабырлыкка.

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх