Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 22

Шигырьләр
Китмим

Оглавление

Җылы якта яшәп кайтканнарның

Сөйләгәнен тыңлыйм, йотылып.

Кайчак шунда и китәсем килә,

Кышкы суыклардан котылып.


Мин кояшка гашыйк булып яшим,

Яратам шул, җылы яратам.

Китә алмам инде, китмим, мин бит

Туган җирем диеп җан атам.


Җылы якта җылы булыр, ләкин

Саргаермын ерак илләрдә.

Язлар килгән саен кайтыр өчен,

Канатларым юк бит иңнәрдә.

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх