Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 42
Шигырьләр
Юк, килми китәсем
ОглавлениеАрыдым: борчулы уйлардан,
Башыма хәсрәтләр төшүдән,
Сызланып тешләрне кысудан,
Нахак сүз ишетеп өшүдән.
Мәгънәсез җыр тыңлап арыдым,
Арытты хәбәрнең ямьсезе,
Сүзләрнең былбылсыз оядай
Бушлары, тозсызы, тәмсезе.
Бик авыр минутлар ташлый шул,
Күңелнең канатын каерып.
Арыдым: яманнан яхшыны,
Яхшыны яманнан аерып.
Арыдым: ялкынсыз шигырьләр
Укудан, күзләрне талдырып.
Хәлләр юк, арысам арырмын,
Ял эзләп, юк, килми китәсем,
Кояшлы дөньяны калдырып.