Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 33

Шигырьләр
Көчемдәмен

Оглавление

Былбыл кунар тирәкләрдә

Яшел бөре булганым бар.

Яфрак булгач, кары явып,

Калтыранып сулганым бар.


Көмеш сулы чишмә булып

Акканым бар, таулар ярып.

Үксүләрем җир тетрәтте,

Калган чакларымда арып.


Коштай күккә күтәрелдем,

Канатларга атмаслармы?

Минем бәллүр хыялларны

Челпәрәмә ватмаслармы?


Әйе, беләм: шулай булыр,

Тик мин әле көчемдәмен.

Ямьсезлекне җиңәрмен дә

Мин үземдә күрсәтермен

Бу тормышның бөтен ямен.

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх