Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 24
Шигырьләр
Күп кирәкми
ОглавлениеОясыз кош була микән,
Йорт-нигезсез бәндәләр бар.
Нигә кирәк ямьсез язмыш,
Ник аларга бу дөнья тар?
Саулыгы бар, ыңгырашмый,
Тик йөзендә нуры сүнгән.
Карап торам: бу ир-егет
Әллә тере, әллә үлгән.
Тирән уйга салды мине,
Уйлый белә микән үзе?
Нинди уңыш җыйсын соң ул,
Җиткән дә бит гомер көзе!
Тәкъдир дисәм… Бәлки әле,
Бу – үзенең ялгышыдыр.
Кемнәр генә белсен, бәлки,
Якынының каргышыдыр.
Елаганы бардыр аның,
Кемгә рәнҗеп елыйдыр шул.
Эше дә юк, ашы да юк,
Шатланмыйдыр, көлмидер ул.
Тормыш кушкан исеме бар,
Сукбай булып гомер итә.
Әллә нәрсә күп кирәкми,
Яши белеп яшәр өчен,
Бу бәндәне күрү җитә!