Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 32

Шигырьләр
Көзге моң

Оглавление

Җил, көзге моң көйли-көйли,

Агачлардан яфрак өзә.

Сагыш сарган минем күңел

Еламыйча чак-чак түзә.


Җитеп беткән кошларның да

Еракларга китәр чагы.

Язгы ямьгә шатланырга

Насыйп булыр микән тагы?


Тирәкләрнең яшел яфрак

Ярган чагын күрерменме?

Җырлар эзләп кабат-кабат

Ялкыннарга керерменме?


Чыгып иген үскән кырга

Тыңлармынмы тургайларны?

Кочагыма алырмынмы

Күбәләкле тугайларны?


Ә бүгенгә, көзне алтын

Төскә манып, кояш карый.

Дөнья хәлен белеп булмый,

Кояш кебек якты булып,

Өмет балкый әле ярый.

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх