Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 36

Шигырьләр
Гүзәл зат

Оглавление

Матур булсам да, чәчәк түгел мин,

Батыр түгелмен, утлар кичсәм дә.

Юк-юк, бирешмим гомерем буе,

Кайгы-чишмәнең суын эчсәм дә.


Сүземне сөйлим, көемне көйлим,

Җырымны җырлыйм, сөям, сөеләм.

Өметем исән, хыялым якты,

Юкка гына да көям, сөенәм.


Җанымда наз бар, бар сабырлыгым,

Горурлыгымны сындырмый саклыйм.

Көчем җитәрлек, хөкемем гадел,

Тапсыз сафлыкны берсүзсез яклыйм.


Урынлы булса – көнләшә беләм,

Хыянәтне дә кичергәнем бар.

Бар минем хәсрәт яше түккәнем,

Бәхеттән шашып исергәнем бар.


Мин бу – хатын-кыз, ачы һәм татлы

Җимеш агачы булып туганмын.

Кадерле хатын, әни, Дәү әни –

Җирнең иң гүзәл заты булганмын!

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх