Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 21

Шигырьләр
Кеше бул

Оглавление

Сүндереп булмый су сибеп,

Эчкәеңне ут алса.

Башны бәрүдән ни файда,

Дөньяң тәмам буталса.


Тешләреңне каты кысып,

Кирәк сабыр итәргә.

Кайберәүләр кебек нигә

Бу дөньядан китәргә?!


Үзең теләп мәңгелеккә

Күзләреңне йом, имеш!

Юк-юк, кирәкми, берүк, бу –

Җен-пәриләр кылган эш!


Тормыш бит бу, меңгә бөгәр,

Булсын синдә батырлык.

Саклансын ул синдә, яшәү

Таләп иткән матурлык.

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх