Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 18

Шигырьләр
Әнкәй бирешмәскә кушты

Оглавление

«Авырлыклар килә тора,

Бирешмә, нык бул!» – диде.

Үзе дә бит бу тормышта

Күп хәсрәт күргән иде.

Җиңелмәде, көчле иде,

Миңа үрнәк күрсәтте.

Сизә идем: мин бөгелсәм,

Дәшми генә күзәтте.

Юк, сынмадым, һаман сынмыйм,

Әнкәм рухы куансын.

Сынауларны кырып салыйм,

Якты дөньяда миннән дә

Рухи матурлык калсын!

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх