Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 13
Шигырьләр
Үсмер чагым дәшә
ОглавлениеГөжләп кенә яна каен утын,
Үрдәк ашы пешә казанда.
Өй җып-җылы, әнкәй токмач кисә,
Их, шулчакта булсам һаман да!
Лампа яктысында чигү чигәм,
Өйгә эшен эшли сеңелем.
Сәгатьләре, минутлары белән
Шул елларны сагына күңелем.
Эштән кайткан әткәй гәзит укый,
Радиода җырлый Фәридә*.
Гаиләбезнең шундый тулы чагы
Булсын иде дә бит әле дә.
Еллар үтте, әткәй-әнкәй китте,
Мәрхүм инде алар күптәннән.
Кич җиттеме, өзеп үзәгемне,
«Бәхет кочагында чакны яз», – дип,
Үсмер чагым дәшә үткәннән.