Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 4
Шигырьләр
«Хәзер кызмы, малаймы ул…»
ОглавлениеХәзер кызмы, малаймы ул,
Туганчы ук беләләр.
Тик белмиләр: ул сабыйлар
Бу дөньяга ниләр күреп
Яшәр өчен киләләр.
Язмышлары нинди булыр,
Кара төстә түгелме?
Бәби көткән хатыннарны
Күргән саен, төрле уйлар
Борчый минем күңелне.
Кот очарлык язмышлар бар,
Бар бәхеткә тулысы.
Һәр сабыйга насыйп булсын
Иде дә бит язмышларның
Таңдай якты, нурлысы.
Юк шул: берәү әрнеп елар,
Түгелер ачы яшьләр.
Берәү кайгы-хәсрәт белмәс,
Гомере шатлыклы булыр,
Рәхәттә генә яшәр.
Язмыш ул – гомер юлдашы,
Үзгәртер көч юк аны.
Хыялдагы матурлыктан
Яралсын иде дөньяга
Туачак бала җаны.
Их!..