Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 17
Шигырьләр
Бәхет
ОглавлениеМәхәббәт ул – җимеш бакчасы,
Җимешләрнең үсә төрлесе.
Йомшаклары була, катысы,
Бик ваклары була, эресе.
Татлылары була, ачысы –
Барсының да беләм тәмнәрен.
Ачылары төшсә исемә,
Чымырдаплар китә тәннәрем.
Яшәү көче шулай яралган,
Мәхәббәтсез яшәп булмый һич.
Яши-яши шуны белдем мин:
Җырлый-җырлый кем дә сөядер,
Елап сөюе дә – бәхет ич!