Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 2
Шигырьләр
Көчем бар
ОглавлениеДавыллардан алган көчем белән
Диңгез булып ярга дулкын кагам.
Гел шауламыйм, кайчак шатлыгымнан
Гөрләвекләр булып җырлап агам.
Давыллардан алган көчем булгач,
Явызлыкны җиңү кыен түгел.
Берне генә түгел, меңне җиңдем,
Тик шунысы: яраланды күңел.
Давыллардан алган көчем барда,
Башым имим әле авырлыкка.
Һәр көнемне аллы-гөлле итим,
Миңа яшәү бирелмәгән юкка!