Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 15
Шигырьләр
Авылыма кайткан идем
ОглавлениеЭлекке ямь юк авылда,
Искергән йорт-ихаталар.
Су буенда, үкси-үкси,
Бөгелеп елый әнә таллар.
Ах, мин моны көтмәдем бит,
Өметләрем акланмады.
Авылымның күп уллары
Ат биленә атланмады.
Кырга чыгып, җиң сызганып
Үстермәде алар иген.
Укып һөнәр алдылар да
Үз иттеләр кала җирен.
Кызлары да китеп бетте,
Чишмә юлын ятим итеп.
Җир җимертеп эшләр яшьләр
Беткәннәр шул инде китеп.
Яңа нигез коручы юк,
Йөреп чыктым авыл буйлап.
Таллар түгел, үзем елыйм,
Кот очарлык уйлар уйлап.
Аны-моны уйламыйча
Киткәннәрнең берсе – үзем.
«Авыл бетә» дигән сүз бар,
Ничек кызармасын йөзем?!