Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 9
Шигырьләр
«Кеше туган чагын белми…»
ОглавлениеКеше туган чагын белми,
Үлгәнен дә белмидер.
Яшәгәндә белми генә
Еламыйдыр, көлмидер.
Белеп яши, шатлык – татлы,
Кайгы ачы булганын.
Белә: авырлыклар белән
Көрәшергә туганын.
Көрәшә ул җилләр белән,
Давылдан да курыкмый.
Белеп тора: кыенлыклар
Аны аяктан екмый.
Белә: шушы җир йөзендә
Югалту бар, табыш бар.
Үкендерер ялгышлар бар,
Изгелек бар, каргыш бар.
Белгәнемне, күргәнемне
Мин дә өйдем тау итеп.
Дөньяга килгәнне белмим,
Шулай гына, иман белән
Булсын иде дим китеп.