Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 19

Шигырьләр
Җанга дәва

Оглавление

Яралы кош ята җирдә,

Тузанда аунап беткән.

Кем кара ук аткан аңа,

Кем ул кошны рәнҗеткән?

Беркем дә ярдәм күрсәтми,

Кошны кулына алып.

Түзә алмыйча кычкырам,

Дөньяга оран салып:

«Кешеләр, ул яралы кош —

Кош түгел, минем җаным.

Яраларым бик тә тирән,

Дәрьядай ага каным!»

Ишетмиләр! Шигырь языйм,

Җырлап әйтим сүземне.

Җанга шул мең дәва булыр,

Һавадагы бер кош итеп

Тояр өчен үземне.

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх