Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 20
Шигырьләр
Җырлы көн
ОглавлениеТамчыкайлар җырлый бүген,
Җырлый бүген гөрләвекләр.
Гаҗәп түгел, бу мизгелдә
Моңга тула җирләр, күкләр.
Күчмә кошлар кайтыр юлда
Ишетелә тавышлары.
Моң-кылларны чиртә кебек
Канатларын кагышлары.
Чәчәк белән килә язлар,
Назлы җилләр белән килә.
Бөре бүртә тирәкләрдә,
Бар тарафта ямь бөркелә.
Бүген Җирне кочагына
Алган Кояш, шуңа җылы.
Шатлык кына булган өчен,
Көн дә җырлы, мин дә җырлы.