Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 3

Шигырьләр
«Җырлаганым юк күптәннән…»

Оглавление

Җырлаганым юк күптәннән,

Моңсыз икән, димәгез.

Күңелемнең моңга тулы

Мең кылы бар, тимәгез.


Моң җан кебек бик тә газиз,

Түкмим аны юк-барга.

Түгелә моң дәрья булып,

Кергәч хәсрәт-утларга.


Моң түгелә, канлы яра

Әрнегәндәй йөрәктә.

Туган җирне сагынганда

Моңлы булам бигрәк тә.


Җырлаганым юк күптәннән,

Җырласам – күңелем тула.

Каурыемны моңга манып,

Шигырь язам.

Җырлагандай,

Җаныма рәхәт була.

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх