Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 23

Шигырьләр
Көтү

Оглавление

Күрше әбигә


Әллә ничә поезд үтеп китте,

Ул көткәне юк шул, килмәде.

Челпәрәмә килде хыяллары,

Бу юлы да шатлык көлмәде.


Алтмыш биш ел инде шулай көтә,

Сөеклесен, лачын – солдатын.

Ялгыз үтте гомере, канлы сугыш

Каерды шул сыңар канатын.


Бүгенгедәй истә ул үткән җәй,

Хушлаштылар шушы перронда.

Күзләрдә – яшь, сагыш, ә дошманга

Ачы нәфрәт иде бар җанда.


Вагоннарга тулган ир-егетләр:

«Сез көтегез безне», – диделәр.

Ут эченә китеп барабыз дип,

Тәгәрмәчләр тавыш бирделәр.


Поезд китте, юк шул, киткәннәрнең

Барысы да кайта алмады.

«Кайтыр» дигән ялкын-өметләрнең

Кузлары да инде калмады.


Әнә тагын поезд үтеп бара,

Күрше әби кыла догалар.

«Аллакаем, сугыш афәтләрен

Күрсәтмәче кабат оныкларга,

Тыныч булсын, берүк, дөньялар!»

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх