Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 38
Шигырьләр
Уйнат минем гармунымны
ОглавлениеТавышын да тыңлаган юк,
Гармунымны уйнат әле.
Күңелемнең сагыш сарган
Моң-кылларын уят әле.
Әткәемнең матур тавышын
Ишетермен кебек тагын.
Әйләнепләр кайтыр миңа
Гармун тарткан үсмер чагым.
Әй, гармуным басмакларын
Баса идем ничек кенә!
Бармакларым хәрәкәтсез
Калдылар шул инде менә.
Гармунымнан аерылу
Авыр булды, күп еладым.
Үксеп-үксеп еладым да
Гармунсыз гына җырладым.
Канатлы кош икән еллар,
Тик әйләнеп кайтулар юк.
Үткәннәрне сагыну бар,
Чәчәк булып атулар юк.
Әйдә, уйнат, яңа күршем,
Көй агылсын, дөнья тулып.
«Арча», «Шахта», «Минзәлә»ләр
Җанда яши балачакның
Моңлы бишек җыры булып.