Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 25
Шигырьләр
Мин дә киттем
ОглавлениеБәндәләрне ризык йөртәдер шул,
Туган җирләр кала, китәләр.
Бәхет эзләп, дисәң, анда да бит,
Маңгаена ниләр язган, шуны
Күрә – күрә гомер итәләр.
Авылга тик кунак булып кына
Кайталар да кире китәләр.
Сагынганнар өчен юллар ачык,
Ничек кайтма, туган якларыңа
Кайтыр юлда булмый киртәләр.
Соңгы юлын үтеп кайта күпләр,
Тыныч йоклар өчен кайталар.
Киткәннәре өчен туган җирнең
Кичерүен сорап, мәңгелеккә
Гүрләренә кереп яталар.
Мин дә киттем, читтә гомер итәм,
Кайтыр көнем җитәр минем дә.
«Туган туфрагыма җирләгез!» – дип
Әйтеп куйдым, бик тиз онытылмам,
Каберем булса туган җиремдә.