Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 34
Шигырьләр
Күңел байлыгым
ОглавлениеЙөрәк түремнән сәламнәр юллыйм
Сиңа, татарым.
Аллага шөкер, көнем ал да гөл,
Юк сөйләр зарым.
Миңа җитәрлек матурлыгы бар,
Рәхмәт язмышка.
Тормыш юлында дучар булмадым
Рәнҗү-каргышка.
Башкорт җирендә туган татар мин,
Тамырым тирән.
Шушы җир миңа бәхетем булып
Өлешкә тигән.
Горурлыгым шул: Тукайлымын мин,
Татар булганга.
Күкрәк кагамын, Мостай яшәгән
Җирдә туганга.
Тальяным исән, кураем исән,
Җырсыз түгелмен.
Менә шушылар иң зур байлыгы
Минем күңелнең.