Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 26
Шигырьләр
«Тальян гармун, кичә генә…»
ОглавлениеМарат Садриевның якты истәлегенә
Тальян гармун, кичә генә
Сайрый идең былбыл булып.
Инде бүген үкси җаның,
Кайгы-хәсрәт белән тулып.
Ялгыз калдың, хуҗаң китте,
Китте мәңге кайтмас җиргә.
Туктап калды җырлы йөрәк,
Бар хыяллар очты җилгә.
Юк-юк, гармун, әле синең
Басмакларга тузан кунмас.
Татар моңы яшәгәндә,
Сине кулга алмый булмас.
Укучылар укытучы
Абыйларын сагынырлар.
Юк, түзмәсләр, өзгәләнеп,
Телләреңә кагылырлар.
Талга кунган сандугачтай
Сайрарсың син сәхнәләрдә.
Шул чакларда моң сызгырып,
Җилләр исәр сахраларда.
Тальян гармун, яшьләр үсә,
Өмет баглыйк үзләренә.
Матурлыкның дәвамы бар,
Ышан минем сүзләремә.