Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 37
Шигырьләр
Сагынам
ОглавлениеҮткән елларны сагынам,
Әткәй-әнкәйле елларны.
Тынгы бирми хәтер, чиртә
Күңелдәге моң-кылларны.
Ах, кызганыч, узган гомер
Мәңгелеккә китә бара.
Иң бәхетле чагың белән
Шулай ераклаша ара.
Әле дә бит читләп үтми
Шатлыгым да, бәхетем дә.
Юк шул, кабат яшәп булмый
Бала чагым рәхәтендә.
Анда капкан җимешләрнең
Ачылары булмый иде.
Җан әрнүне белми идем,
Күзләргә яшь тулмый иде.
Үткән елларны сагынам…