Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 41
Шигырьләр
Яшә, телем
ОглавлениеТуган телем, челтерәп аккан
Чишмә сафлыгы синдә.
Синең белән горурланам,
Канатлар тоям иңдә.
Синдә сайрар кошлар моңы,
Яңгырыйсың җыр булып.
Синдә гөлләр матурлыгы,
Юк-юк, калмассың сулып.
Бүген сине ватып-кырып
Сөйләшсәк тә – тере син.
Газиз телем, татар теле,
Мәңге яшәр өчен туган
Тукай, Җәлил теле син!