Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 40
Шигырьләр
Ышанам
ОглавлениеЯңа елның яңа кары булып
Ява минем якты теләкләр.
Хыялларым кебек әнә ничек
Ап-ак булган таллар, тирәкләр.
Очраштым мин бүген аклык белән,
Тормышта да шулай булачак.
Мин ышанам шуңа: явызлыкның
Җир йөзеннән эзе җуелачак.
Канлы сугыш булмас, ачлык килмәс,
Ялгызлыкның корыр тамыры.
Ятимнәрнең кибәр күз яшьләре,
Шулар инде иң-иң авыры.
Җиң сызганып, бар да тирен түгәр,
Таудай бәхет кирәк һәркемгә.
Насыйп булыр безгә гомер итү,
Шөкрана итеп һәр көнгә.
Яңа елның яңа кары ява,
Дөнья тулган сихри аклыкка.
Шигырь булып туган бу аклыкны,
Бу сафлыкны юрыйм шатлыкка.