Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 29
Шигырьләр
«Иген белән тулы басуларны…»
ОглавлениеИген белән тулы басуларны
Төштә генә күреп уянам.
Уянам да килер көннәр өчен
Хәсрәтләргә төшеп уйланам.
Чүп үләне басты кырларымны,
Күңел сагына башак шаулавын.
Их, күрәсе килә шушы җирдә
Игенченең уңыш яулавын.
Кая инде, кая, элеккечә
Хезмәт үрләренә җитүләр!
Бар иде бит, алтын бөртекләрдән
Таулар өеп бәйрәм итүләр!
Авылымда тормыш үзгәрде шул,
Кырга чыгып эшләр кеше юк.
Яшьләребез читкә чыгып бетте,
Ә картларның инде көче юк.
Үкси-үкси, җир юксына бүген
Кешеләрнең олы хөрмәтен.
Тир тамганны көтә такыр басу,
Кем күрсәтер аңа хезмәтен?