Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 30
Шигырьләр
«Инде кошлар китәр юлда»
ОглавлениеИнде кошлар китәр юлда
Тезелгәннәр чылбыр булып.
Киткән чакта китәләрдер,
Күзләренә яшьләр тулып.
Кайткач сайрап туялмыйлар,
Тирәкләргә куналар да.
Ах, китүләр нигә генә
Бар икән ул дөньяларда?!
Җылы эзләп китә кошлар,
Без кешеләр ни эзлибез?
Сагындыра, төшкә керә
Үксеп калган нигезебез.
Ниләр уйлап китәбез соң,
Күрәчәкме дәшеп ала?
Чит җирләрдә узган еллар
Күңелләргә әрнү сала.
Җирдә әле сап-сары көз,
Тиздән явар ап-ак кары.
Кошлар китә, китүләре
Бик озакка түгел, юк-юк,
Язга кадәр генә бары.
Кош буласым килеп китте…