Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 39
Шигырьләр
Шатлыкларым
Оглавление«Бәхетлеме син?» – диләр дә
Җавабымны көтәләр.
Ә үзләре күзләремнең
Шатлык яшен сөртәләр.
Күрәм гөлләр тибрәлгәнен,
Тыңлыйм кошлар тавышын.
Тоям тормыш дулкынының
Күкрәк-ярга кагышын.
Сөйлим, җырлыйм, кирәк икән
Көрәшәм, җиң сызганып.
Юк, башымны түбән имим,
Яшәсәм дә сызланып.
Кечкенә куанычлар да
Дөньядай була икән.
Җавабым шушы сораудыр:
Шатлыклары булган кеше
Бәхетсез була микән?