Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 43
Шигырьләр
Син – Кеше!
ОглавлениеӨметләрең җепләр булып өзелсә,
Төен белән җепне ялгап булачак.
Чәчәк булып өзелмәсен ул, берүк,
Өзелгән гөл мәңгелеккә сулачак.
Ышанычың томан булып таралса,
Аны кабат җыеп алу бик авыр.
Ныклы булсын ышанычың нигезе,
Тормышыңда булу кирәк бик сабыр.
Серләреңне йолдызларга пышылда,
Искән җилләр эләктереп алмасын.