Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 27
Шигырьләр
«Өшетмә, көз, синең салкыннарың…»
ОглавлениеӨшетмә, көз, синең салкыннарың
Тәнне генә бераз калтыратыр.
Җаным туңмас, бар күрәсе язым,
Киткән җылы миңа кире кайтыр.
Күкшел болыт белән капланды күк,
Юеш карың, җилең иңнән коча.
Шундый көнне күңелем күбәләге
Яшел болын ямен күреп оча.
Кошлар киткән, тирәкләр дә шәрә,
Вакытлыча болар, борчылмыйм һич.
Куркытма, көз, җырсыз торып калмам,
Мин үзем дә көзнең бер кызы ич!