Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 31
Шигырьләр
Киләчәгемә
ОглавлениеАлга барам, эзләремне
Тирән уям.
Бара торгач, артыма да
Карап куям.
Юк, кызармый йөзем кылган
Эшләр өчен.
Юкка гына түгелмәгән
Күкрәк көчем.
Һаман барам, көт син мине,
Көт, киләчәк.
Матуррак эшләр тагы
Эшләнәчәк!