Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 35
Шигырьләр
«Күп шигырьләр язасым бар…»
ОглавлениеКүп шигырьләр язасым бар,
Язасым бар нәсерләр.
Ак кәгазьгә төшерергә
Барысы да әзерләр.
Үзем каләм тота алмыйм,
Көчсезләнде кулларым.
Шулай уфтанулар белән
Үтәр гомер юлларым.
Әле шөкер, ярдәмчем бар,
Арыплар бетә, түзә.
Язабыз: мин әйткәннәрне
Энҗеләр итеп тезә.
Рәхмәт, шәфкать туташына,
Авырлыклар җиңелә.
Беләм: давыллары кубар,
Монысы бит – җил генә.
Авыруым бар хәлемне
Алды инде, гел алсын.
Юк, мин эшсез яши алмыйм,
Раббым, алма, минем җанда
Иҗат ялкыным калсын.