Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 16
Шигырьләр
«Аллага шөкер, бу көнгә…»
ОглавлениеАллага шөкер, бу көнгә
Өстем бөтен, тамак тук.
Хәсрәт буранында калып,
Күптән елаганым юк.
Авыртынсам, дару кабам,
Җыр язып, көнем үтә.
Матур-матур төшләр күреп,
Йокыда төнем үтә.
«Кирәгең юк», – дигәннәр юк,
Ярдәмчесез түгелмен.
Балкып торган кояшы да,
Ае да бар күңелнең.
Үз тиңемне парым иттем,
Ничек ялгыз каласың!
Парлы итеп яраткан бит
Алла адәм баласын.
Туганнар да, дуслар да бар,
Яшибез хәл белешеп.
Очрашканда, вакыт уза,
Сөйләшеп тә, көлешеп.
Менә шулай яшәп ятам,
Әле Аллага шөкер.
Ни дисәң дә, ни күрсәң дә,
Күзең тимәсен, төкер.