Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 11

Шигырьләр
«Утыз биш яшь – җәйге болыннарда…»

Оглавление

Альбинага


Утыз биш яшь – җәйге болыннарда

Нәфис гөлләр булып үскән чак.

Чәчәк таҗларына чак-чак тиеп,

Назлы җилләр булып искән чак.


Утыз биш яшь, – хисләр ташып тынгач,

Инеш кенә булып аккан чак.

Якты хыялыңнан көтеп алган

Сөю кошың канат каккан чак.


Утыз биш яшь – гүзәл яшьлегеңә

Кулъяулыгың болгап калыр чак.

Яшәр өчен акыл, көч, дәрт туплап,

Бәхетеңне кочып алыр чак.

Утыз бишең, – еллар үткән саен,

Иң матур чак булып калыр чак.

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх