Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 12

Шигырьләр
Ике төс

Оглавление

Шатлыкларны кершән итеп биткә ягам,

Кайгыларның төсе кара, сөрмә тартам.

Бу ике төс үз урынын табып алды,

Юк, булмады үкенерлек тирән хатам.


Шатлыгым да тартып алган шатлык түгел,

Үземнеке, минем җанда тамырланды.

Кайгыларым маңгаема язылганнар,

Күргәннәрем кара күмер булып янды.

Давыллардан алган көчем бар

Подняться наверх