Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 14
Шигырьләр
Яралы өмет
ОглавлениеКайларда сезнең малай чак,
Акыллы чакларыгыз?
Сезне ташлап калдырган ич
Бер гөнаһсыз сабый чакта
Атланган атларыгыз.
Үстегез дә бит, күңелне
Шатландыра алмыйсыз.
Сез инде әти кешеләр,
Шулай да, тормышта әле
Күп нәрсә аңламыйсыз.
Җил тузгыткан кош оясы
Минем өчен ят түгел.
Бу дөньяда балагызның
Ятим булып үсәчәген
Һич көтми иде күңел.
Кыя бөркетләре итеп
Күрдем сезне хыялда.
Инде бүген ничек белим,
Югалтулар – табышлармы,
Ни көтә сезне алда?!
Өзелмәгән өметем бар,
Тирән яралы ул да.
Алыгыз изге догамны,
Ялгышмас өчен кабаттан,
Адашмас өчен юлда.