Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 8
Шигырьләр
Бәхет кошы кулыбызда
ОглавлениеМин сиңа тиң, син миңа тиң,
Очраштырды безне язмыш.
Бәхет кошы кулыбызда,
Күз тимәсен, берүк, ялгыш.
Бергә булгач күшекмибез,
Өшемибез салкыннарда.
Нинди салкын җиңә алсын,
Йөрәкләрдә ялкын барда?!
Еллар аккан су икән ул,
Язларыбыз үтеп китте.
Гомер-тирәк яфрак сибә,
Алтын көзләребез җитте.
Көз булса да, юк-юк, китми
Безнең күңел кошларыбыз.
Мин – шагыйрә, ә син – шагыйрь,
Димәк, яңа җырлар белән
Киләчәк ак кышларыбыз!