Читать книгу Давыллардан алган көчем бар - Каусария Шафикова - Страница 5
Шигырьләр
Китмә әле
ОглавлениеҖаным, тәнемнән аерылып
Чыгып китәр көнең җитәр.
Белеп торам: юлың сине
Мәңгелеккә алып китәр.
Шуны белмим: мәңгелектә
Ни бар икән җаннар өчен?!
Ярый ла ул, ялкын булса,
Мәхәббәттә янар өчен.
Сөю булса, яшәү анда
Мәңгелектә дәвам итәр.
Яшәү утын балкытырга,
Сөям, дигән бер сүз җитәр.
Татлы булыр сөю, аның
Чәчәкләре мәңге сулмас.
Ах, ул сөю, юк, анда да
Кичерешләр җиңел булмас.
Җаным, сине нишләтер соң
Мең газапның авырлыгы?!
Мәңгелеккә китмә әле.
Җирдә яшәгәнгә күрә,
Бар синдә җир сабырлыгы.